Бүген - Космонавтика көне.
Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.
Бүген - Космонавтика көне. 1961 нче елның 12 апрелендә дөньяны шау иткән, СССР ның беренче икәнен космоста да расланган вакыйга булып узды...
Шул уңайдан Салагыш мәктәбе, 5 нче сыйныф укучылары белән берлектә, "Айлы-йолдызлы галәм" исемле әңгәмә узды. Укучылар күргәзмә белән таныштылар, Юрий Гагарин турында бик матур фикерләр алыштылар, галәмне матур итеп рәсемнәргә төшереп ясадылар. Әңгәмә укучылар күңелендә соклану һәм горурлык хисләре уятты.