Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Сәламәтлек-иң зур байлык.

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлек-ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Шул уңайдан Уразай башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" исемле әңгәмә уздырдык. Әңгәмә барышында укучылар күргәзмә һәм сәламәтлек турында нәшир ителгән китаплар белән таныштылар. Сәламәтлек турында әйтемнәрне дә бик игътибар белән тыңладылар, үзләре белгән әйтемнәр белән дә уртаклаштылар. Әңгәмә ахырында сәламәт яшәү өчен дөрес туклану, спорт белән шөгыльлләнү, ял итү, гигиена таләпләрен сакларга кирәклеге турында да әйтеп киттеләр. Сәламәтлек зур байлык! Сәламәт булыйк!