Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

1 апреля

1 апрель-Бөтендөнья кошларны саклау көне уңаеннан Салагыш балалар бакчасында "Кошлар безнең дуслар" исемле дәрес узды. Бакчага йөрүче балалар кошлар турында нәшир ителгән китаплар, журналлар белән таныштылар. Күчмә кошларның исемнәрен санадылар. Иң беренче туган якларга кара каргалар, сыерчыклар килүен дә әйттеләр. Кошларны кышын төрле җимнәр белән дә сыйлаулары турында да сөйләделәр. Көнбагыш, дөге, икмәк, тары, бодай, арпа кебек җимнәр сибәләр икән алар кошларга. Балалар кошлар кебек авазлар чыгарып та, аларча сайрап та, җырлап та күрсәттеләр. Балалар бакчасы мөдире Алсу Исмәгыйлева белән "Оча, оча каргалар оча..." уенын да бик теләп уйнадылар. Дәрес барышында балаларны кошлар турында тизәйткечләр, сынамышлар, әйтемнәр, шигырьләр белән дә таныштырдык. Дәрес ахырында балаларга кошларны сакларга һәм якларга кирәклеге турында да әйтеп үтелде. Бигрәктә Кызыл китапка кертелгән кошлар турында аеруча тулырак итеп сөйләнелде. Балалар бакчасында очрашу, алар белән аралашу бик җанлы һәм матур булды. Алар әле үзләре дә, нәни "кошчыклар" гына бит! Сәламәт булыйк, матур һәм батыр булыйк балалар!