Корней Иванович Чуковский
Корней Иванович Чуковский. Рус совет шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче һәм әдәбиятчы, балалар язучысы, журналист. Шагыйрьнең бүгенгесе көнгә 2 млн. артык китап нөсхәсе бар. 2022 нче елда шагыйрьнең 140 еллык юбилеен билгеләп үтү уңаеннан, Ямурза башлангыч сыйныф укучылары һәм Ямурза балалар бакчасы белән берлектә сыйныф сәгате уздырдык. Дәрес барышында укучылар яттан шигырьләрен сөйләделәр, күргәзмә һәм шагыйрьнең китаплары белән таныштылар, автор әсәрләренең геройлары булып карадылар, Ямурза балалар бакчасы мөдире Шәйхетдинова Йолдыз Азат кызы авторның табышмакларын укыды, укучылар бик тиз җавабын да таптылар, Ямурза башлангыч сыйныф мөгаллимәсе Закирова Ләйсирэ Муллаян кызы шагыйрьнең "Тараканище" әсәрен укыды, укучылар бик кызыксынып тыңладылар. Укучылар шагыйрьнен татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләрен телевизор экраннарыннан да карадылар. Дәрес бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Язучының иҗаты һәм әсәрләре укучылар күңелендә горурлык хисләре уятты.