Бөтендөнья шигърият көне
Бүген икеләтә бәйрәм көне. 21 нче март - Бөтендөнья шигърият көне. Халыклар шигърият көне уңаеннан сыйныф сәгате уздырдык.Уразай башлангыч сыйныф укучылары туган телдә Асия апа Корбангалиева, Раилә апа Бариева, Гәрәй Рәхим, Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар һәм яттан сөйләделәр. Шулай ук күргәзмә белән таныштылар. Салагыш авыл китапханәсеннән алып киленгән журналларны, китапларны бик теләп өйләренә дә укырга алдылар, дәрес вакытында да бик кызыксыну белән укыдылар, рәсемнәрен карадылар, бер-берсе белән фикерләр алыштылар. Бәйрәмнәр котлы булсын!