Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Нәүрүз килэ!"

Нәүрүз бәйрәме-язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Бүген бәйрәм. Бүген Нәүрүз. Нәүрүз шатлык, бәхет алып килә. Нәүрүз-яз бәйрәме. Шул уңайдан Уразай башлангыч сыйныф укучылары һәм хезмәткәрләре белән берлектә "Нәүрүз килэ!" исемле бәйрәм уздырдык. Бәйрәмдә уеннар уйнадык, шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык.Сыйныф җитәкчесе Индира апа Әхтәмовна укучыларга Нәүрүз бәйрәме турында бик мавыктыргыч һәм күңелле мәгълүматлар сөйләде. Авылдашыбыз Кәүфия апа Тукаеваның кул эшләреннән күргәзмә куйдык. Бәйрәмгә алып килгән ярмалардан ботка пешердек. Пешекче Әнсәрия апа пешергән ботка бик тәмле, майлы булды. Бәйрәм мөбарәк һәм түгәрәк булсын хөрмәтле дуслар!