8 нче март бәйрәме
Хатын-кыз-җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкат ьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та. Яшәешебезнең бизәге булган без, хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Бу 8 нче март бәйрәме! Әйтерсең асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти. Шул уңайдан Уразай мәктәбе хезмәткәрләре һәм башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Хатын - кыз-яз чәчәге" исемле чара уздырдык. Укучылар белән котлау открыткалары ясадык, мәктәп хезмәткәрләре бу чарага татар халкының милли ризыкларын да пешереп алып килделәр, алар бу ризыкларны әзерләү серләре белән дә уртаклаштылар. Укучылар туган телдә бик матур котлау шигырьләрен яттан сөйләделәр. 4 нче сыйныфта укучы Шакирова Нурия өчен бу чара икеләтә бәйрәм булды, аны барыбыз да Туган көне белән дә котлап бүләкләр тапшырдык, теләкләр теләдек.Чара ахырында мәктәп хезмәткәрләре, укучылар белән берлектә милли ризыклар белән тәмләп чәй эчтек. Бәйрәм белән сезне хөрмәтле хатын-кызлар! Гел шулай язгы чәчәкләрдәй яшь, матур, сөйкемле, чибәр, гүзәл булып гомер кичерегез!