23 февраль-Ватанны саклаучылар көне
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне, ул - көч-түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Шул уңайдан Уразай башлангыч сыйныф укучылары белән иң хөрмәтле, якын, кадерле әтиләргә бәйрәм открыткалары ясадык, матур теләкләр яздык. Дәрес ахырында укучылар "Без әтиләр белән горурланабыз һәм яратабыз", - диделәр. Бу дәрес укучылар күңелендә Туган илгә карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре уятты. Якынлашып килүче бәйрәм белән сезне хөрмәтле әтиләр һәм ир - егетләр!