21 февраль-Халыкара туган тел көне.
21 февраль-Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Уразай башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Газиз телем - туган тел" исемле дәрес уздырдык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен саклап килүче бизәкләрдән күргәзмә куйдык. Укучылар туган телдә яттан шигырьләр сөйләделәр, мәкаль һәм әйтемнәр әйттеләр. Алар туган телне яратырга, сакларга кирәклеген дә аңлатты лар. Дәрес туган тел турында матур фикерләр һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Туган телгә багышланган бу дәрес укучылар күңелендә матурлык һәм горурлык хисләре уятты.