Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Халыкара туган тел көне

Барыгызны да якынлашып килүче Халыкара туган тел көне белән тәбрик итәбез. Тел ата-анабыз тарафыннан бирелгән олы бүләкләрнең берсе. Шул унайдан Ямурза башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасы белән берлектә "Үз җиремдә телем" исемле сыйныф сәгате уздырдык. Укучылар бу чарада бик актив катнаштылар. 4 нче сыйныф укучысы Азамат Хикматуллин бик матур итеп курайда уйнады, Р. Миңуллинның "Туган илнең улы мин" исемле шигырен яттан сөйләде. Сәхипова Әдилә Ш. Галиевның" Курыкма, тимим", Айсылу Галиева Э. Мөэминованың "Туган телем" шигырьләрен яттан сөйләделәр. Башлангыч сыйныф мөгаллимәсе Лэйсирэ апа Закирова Туган телебез турында бик матур фикерләр әйтте, шигырьләр укыды. Чараны Г. ТУКАЙНЫН "ТУГАН ТЕЛ" җыры белән тәмамладык. Бу чара укучылар күнелендә Туган телгә карата соклану һәм горурлык хисләре уятты.