"Кошлар безнең дуслар"
Уразай башлангыч сыйныф укучылары белән "Кошлар безнең дуслар" исемле дәрес уздырдык. Дәрес барышында күчмә һәм безнең якта кышлаучы кошлар турында сөйләштек, аларның рәсемнәре белән таныштык. Кошлар турында күп төрле сынамышлар, табышмаклар, әйтем һәм мәкальләр белдек, бик матур шигырьлэр укыдык. Дәрес ахырында мәктәп яны бакчасында кошлар өчен элеп куелган җимлекләр янына чыктык, карны чистартып юллар ачтык, якын дусларыбызга җимнәр салдык. Дәрес тәмамланганда Әмир Мөсифуллин "Бүген кошлар өчен яхшы гамәл кылдык", - диде. Якын дусларыбызга җимлекләр куыйк, җимнәр салыйк!