Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Муса Җәлили

Муса Җәлили. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул - ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Шул уңайдан 5 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Татар халкының каһарманы - Муса Җәлил" исемле дәрес уздырдык. Укучылар аның берсеннән - берсе матур шигырьләре белән таныштылар, сәнгатьле итеп татар һәм рус телләрендә укыдылар һәм яттан да сөйләделәр. Шияпов Альфир "Батыр егет турында", Шияпов Альмир "Кыр казлары", Галиев Рамазан" Мәхкүм", Кадушкин Ринат "Палачу", Шәйхетдинова Дилә һәм Исмәгыйлева Рүзилә "Кызыл ромашка" шигырен яттан сөйләделәр. Муса Җәлил иҗаты укучылар күңелендә горурлык һәм батырлык хисләре уятты.