"Рус шигьрияте сандугачы"
Мин "Пушкин" дисәм, Тукай турында уйлыйм, "Тукай" дисәм Пушкинны... Рус әдәбиятында А. С. Пушкин булса, татар әдәбиятын Габдулла Тукайдан башка күз алдына китереп булмый. А. С. Пушкин күренекле рус шагыйре, драматургы. Шулай ук ул рус халкының иң бөек шагыйре буларак санала. Шул уңайдан укучылар белән берлектә "Рус шигьрияте сандугачы" исемле дәрес уздырдык. Бөек шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, берсеннән-берсе матур, бай эчтәлекле әсәрләре, шигырьләре, әкиятләре һәм китаплары белән таныштык. Дәрес барышында 6 нчы сыйныф укучылары Насыров Альмир "У лукоморья дуб зеленый", Насыров Эльмир" Няне" исемле шигырьләрен сәнгатьле итеп, укып та күрсәттеләр. А. С. Пушкин иҗаты укучылар күңелендә горурлык һәм соклану хисләре уятты.