Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

14 нче февраль - Изге Вәли көне

14 нче февраль - Изге Вәли көне. Мәктәп елларында бу бәйрәмгә әзерлек бер-ике атна элек башлана иде. Һәр сыйныф биремнәр үтәүгә әзерләнә. Мөгаллим һәм мөгаллимәләргә, дусларга котлап йөрәк рәсеме төшерелгән открыткалар тарата идек. Ә конкурслар..... Нинди кызык конкурслар үткәрә идек бу көнне! Менә шул уңайдан Ямурза башлангыч сыйныф укучылары белән, Изге Вәли көненә багышлап, әти һәм әниләрне, туганнарны бәйрәм белән котлап открыткалар ясадык, матур теләкләр яздык. Бер - беребезне хөрмәт итәргә, яратырга, матур һәм яхшы гамәлләр генә кылырга дигән нәтиҗә ясадык. Сезне якынлашып килүче Изге Вәли бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, матур тормыш, бәхет-шатлык һәм мәхәббәт телибез!