Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Яңа ел хыяллары.

Күпме генә хыялланыйк, ләкин балачактагы "Яңа ел хыялларын" кире кайтарып булмаячак. Кечкенә чакта, кыш җитү белән Яңа ел бәйрәме, чыршы, күчтәнәчләр турында хыяллана башлый идек. Бәйрәмгә хуш исле, яшел чыршыны иң беренче булып мәктәпкә алып кайталар иде. Белсәгез икән, нинди матур хыяллар күз алдына килеп басканын ул чакта?!. Тизрәк бәйрәмгә матур итеп киенеп, Кыш бабай һәм Кар кызын күрергә бару, җырлар җырлау, шигырьләр сөйләү, биюләр башкару, тәмле күчтәнәчләр тутырылган, гади генә кәгазьдән ясалган пакетны кулга алу дисеңме? Бу бит балачак хыяллары! Шулай ук әтинең өйгә чыршы алып кайтуын, бәйрәмгә чыршыны бизәү, өйдә дә Кыш бабай һәм Кар кызын каршылау, күчтәнәчләр алу.... Болар бит Яңа ел хыяллары. Эх белсәгез иде, ул чактагы мандарин һәм алмаларның хуш исләрен, кәнфит һәм прәнникләрнең тәмлелеген, өйгә таралган чыршының хуш исләрен. Юк, беркайда юк шундый балачакта авыз иткән тәмле күчтәнәчләр, алар алыштыргысыз, андый тәмле мандарин, алма, ирис, кәнфит, чикләвекне "чыра" яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Бу күчтәнәчләрнең тәме бүген дә авызда саклана. Юк, безнең күңелләрдә генә яши ул, балачак мизгелләре, балачак хыяллары, Яңа ел хыяллары. Менэ шул уңайдан "Яна ел хыяллары" дип исемләнгән уй һәм теләкләрне укучылар белән рәсемнәргә төшердек. Яңа ел хыялларын 1,3,4,5,7,9 нчы сыйныф укучылары матур итеп рәсемнәр дә ясап күрсәттеләр. Берсеннән-берсе матур бу рәсемнәр, мине балачакка янәдән алып кайттылар. Бу рәсемнәр мин хыялланган" Яңа ел хыяллары!" бит. Балачак хыялларыбыз гомергә сүнмәсен, сүрелмәсен. Мондый матур хыялларны балаларыбыз һәм оныкларыбызда да күреп яшәргә язсын иде!