Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Табигать кочагында булу, аны тоя белү, аңлашу-зур бәхет. (Л. Толстой) .

Табигать кочагында булу, аны тоя белү, аңлашу-зур бәхет. (Л. Толстой) .Табигать  белән аралашу кешене тәрбияли, хисләрне баета, гүзәллекне тоя һәм күрә белергә өйрәтә. Туган як табигатенең матурлыгы сабый чактан ук хәтергә уелып кала, гомер буена онытылмый. Табигать дуслары булыгыз, аның һәр күренешен күңел күзе аша кичерегез. Шул чакта сезгә күп серләрен ачар ул! Шул уңайдан без 3 нче сыйныф укучылары Әмир,  Әдил, Инзир белән табигать кочагына чыктык. Урамда суык,  канатлы дусларыбыз җим эзләнә. Укучылар җимлекләрне кардан чистарттылар, кошларга җимнәр салдылар,кошлар турында матур фикерләр әйттеләр һәм иншалар яздылар. Табигатьтә салкын кыш! Канатлы дускайларга җимлекләр.