Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Халыкара инвалидлар көне

1993 нче елның 3 нче декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь аеның башын инвалидлар ункөнлеге итеп үткәрү традициягә керде. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмаска иде. Үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына-терәк, сырхауларына-шифа, кайгы-хәсрәтләрендә таяныч булыйк. Фэнис Яруллиның "Җилкәннәр җилдә сынала", - дип исемләнгән әсәре нәкь шушындый язмышларның бер мисалы. Юк, кирәкми сез сыналмагыз, сыкранмагыз, сабыр хэм көчле булыгыз дусларыбыз! Без сезнең белән, без һәрчак сезнең янда! Кеше дигән олы исемне йөртү-олы бәхет. Бер - беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде. Сәламәт һәм бердәм булыйк!