Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Юлда йорсәң бул олгер, юл кагыйдәсен нык бел"

Салагыш мәктәбендә "Юлда йорсәң бул олгер, юл кагыйдәсен нык бел" дип исемләнгән чара узды. Бу чара барышында укучылар бик матур жырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сойләделәр. Һәр башкарылган номер юлда йору кагыйдәләрен искәртеп торды. 11 нче сыйныф укучылары Алинэ һәм Эльвина беренче ярдәм курсәтә белү кагыйдәләре турында сойләделәр һәм күрсәттеләр. Әгерҗе районы профилактика булеге начальнигы Тимкина Раушания Вәсим кызы балаларга җәяулеләр, пассажирлар өчен кагыйдәләрне искә тошерде. Участок полиция хезмәткәре Айдар Әнвәр улы куркынычсызлык кагыйдәләре турында чыгыш ясады. Чара бик күңелле, матур, бай эчтәлекле һәм нәтиҗәле булды. Чара ахырында Раушания Вәсим кызы һәр укучыга истәлекле буләкләр тапшырды.Бу чараны уздыруда үзләреннән зур коч куйган сыйныф житәкчеләренә, укытучыларга, тәмле ашлар белән сыйлаган пешекчеләргә, мәктәп директоры  Рашитов Ильсон Рафик улына, Ахметзянова Лилия Мохтәр кызына, Кузина Фәридә Золфәт кызына ата-аналар  исеменнән зур рәхмәт белдерәбез. Барчабызга сәламәтлек, тыныч һәм матур тормыш насыйп булсын. Ата-аналар комитеты рәисе: Тимофеева Раилә Равил кызы.