Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Китап-белем чишмэсе"

"Китап-белем чишмэсе" дигән мәкаль бар. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Ә кешегә белем ни өчен кирәк, аның кеше тормышындагы әхәмияте нинди сон? Белем безнең тормышта искиткеч әхәмияткә ия. Белем нән башка йортлар да тозеп булмый, кешене дә дәвалап булмый. Билгеле бер белем булмыйча, гомумән берни дә эшләп булмый. Шул уңайдан китапханәдә 5 нче сыйныф укучылары белән "Китап-тормыш көзгесе" исемле дәрес уздырылды. Укучылар бик куп торле энциклопедияләр-белешмәләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат белән таныштылар. Алар кубрәк тәбигать, хайваннар, кошлар, үсемлекләр турында нәшер ителгән әдәбият белән кызыксындылар. Үзләре укырга теләгэн китап һәм журналларны ойләренә дә алдылар. Мәктәптә әдәбият уку айлыгы дәвам итә. Укучылар бик теләп китаплар, журналлар укыйлар, эчтәлекләрен сойлиләр. Дәрес ахырында укырга, укырга, укырга дигән нәтижә ясадык. Чонки укыган кеше генә анлы, белемле, гыйлемле, зихенле, мәрхәмәтле, гадел, яхшы була ала.