"Ана фәрештә"
Тиздән әниләр көне җитә. Тормышыбыз терәге булып яшәгән, саф күңелле, йомшак телле, нурлы йөзле әниләребез көне уңаеннан, Ямурза башлангыч сыйныф укучылары белән "Ана фәрештә" исемле сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар үзләренең әниләренә багышлап, матур котлау сүзләре яздылар, шигырьләр ятладылар, буләккә матур открыткалар ясадылар. Иң изге теләкләрен яттан да сөйләделәр. Сыйныф сәгатендә, без әниләребезне яратырга, хормәт итәргә, аларга хәрвакыт терәк булырга, ярдәм итәргә тиешлекне тагын бер кат тошендек.Бәйрәм уңаеннан әниләребезне кайнар котлап, аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур, тыныч тормыш, бәхетле генә коннәр телибез! Бәйрәмнәр мобарәк булсын хормәтле әниләр!