Юныс Әминевның тууына 100 ел тула
1 нче декабрь көнне күренекле якташыбыз, мохтәрәм язучы,драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 10 нан артык китап авторы, Әгерҗе районы, Барҗы мәктәбендә белем биргән могаллим Юныс Әминевның тууына 100 ел тула. Юныс Әминев Татарстанның Әгерҗе районы, Салагыш авылында 1921 нче елның 1 нче декабренда крестьян гаиләсендә туа. Шул уңайдан, Салагыш авыл китапханәсендә китап союче укучылар белән, тугәрәк остәл артында "Якты шәхес" исемле әңгәмә уздырылды. Әнгәмә барышында якташыбызның тормыш юлы, иҗаты турында сойләштек. Аның китаплары һәм әсәрләре белән таныштык. Укучыларга Юныс Әминевның "Сафура бураннары" әсәрен сәхнәләштергәндә, топ герой "Сафура" ролен башкаруым турында да сойләдем. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Якташыбызның әсәрләрен укырга ойләренә дә алдылар.