Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Үткәнең белмәгәннең киләчәге юк!"

"Үткәнең белмәгәннең киләчәге юк!", ди татар халкы хәркем, беренче чиратта, үзенең чыгышын, нәсел шәҗәрәсен белергә тиеш. Халкыбызда элек-электән якыннарга, кардәш-ыругка хормэт, кайгыртучан монәсәбәт, туган илгә мәхәббәт яшәгән. Бу сыйфатлар борынгылар тарафыннан югары бәяләнгән: Илен белмәгән - игелексез, халкын белмәгән - холыксыз, э нәселен белмәгән-нәселсез, - дигэн эйтем безне эхлаклы булырга онди. Шулай ук "Җиде буынны бел!" дигэн гадел, ләкин искиткеч нәсыйхаткә халкыбызнын тирән тарихы сыйган. Шул унайдан башлангыч сыйныф укучылары белэн "Нәсел агачы" исемле әнгәмә уздырылды. Укучылар бик матур итеп "Шәҗәрә" рәсемнәрен ясадылар, алар арасында конкурс та оештырылды. 1 нче урынны Галиева Айсылу Ростәм кызы яулады. Әнгәмә барышында укучылар белән туганнарны һәм якыннарны хормәт итәргә, яратырга, дус-тату, бердәм яшәргә, "олыны - олы, кечене - кече", - итәргә кирәкле турында да сойләштек. Тиздән бәйрәм! "Халыклар бердәмлеге коне!" Барчагызныда бәйрәм белән котлап матур һәм тыныч тормыш, сәламәтлек кенә теләп калабыз. Бердәм булыйк! Бергә булыйк!