"Көзге уңышлар"
Менә алтын көз җитте. Бакчада төрле-төрле яшеләләр олгерде: кишере, чөгендере, бәрәнгесе һәм башка җиләк-җимеш дисеңме-барысы да. Иренмичә вакытында җыеп ал гына. Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучыларына "Көзге унышлар" исемле дәрес уздырылды, әдәбият һәм көзге бакча уңышларыннан күргәзмә куелды. Укучылар белән бакчада үсә торган яшелчә, җиләк-җимешне танып белдек, исемнәрен атадык, табышмакларга җаваплар таптык. Бакчачылык, җиләк-җимеш, яшелчә турында нәшер ителгән әдәбият белән таныштык. Бакча җиләк-җимешләренең, яшелчләрнең витаминга бай, һәм сәламәтлеккә файдасы зур, күп булуы турында да сөйлэштек. Дәрес ахырында "Мул уңыш алыр өчен, тырышып эшләргә кирәк" - дигән нәтиҗә ясадык.