Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Сәламәт тәндә генә - сәламәт акыл!

Буген 11 нче октябрь көнне, 3-4 нче сыйныф укучылары белән "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" исемле әнгәмә уздырылды. Әнгәмә барышында укучылар сәламәтлек өчен кирәкле кагыйдәләр белән таныштылар. Мәсәлән:көндәлек режим, шәхси гигиена, дөрес туклану, физик активлык, ял итү, чыныгу, начар гадәтләргә бирешмәу кагыйдәләрен утәгәндә генә, сәламәт яшәргә була дигән нәтиҗә ясадылар. Сәламәтлек турында нәшер ителгән әдәбият белән таныштылар, сәламәтлек турында язылган мәкальләрне дә бик игьтибар белән тынладылар. Без әнгәмә ахырында һәр кешегә сәламәтлек теләдек. Сәламәт булыйк дуслар! Үз сәламәтлегебезне, үзебез саклыйк! Сәламәтлек-озын гомернең нигезе. Сәламәт тәндә генә - сәламәт акыл!