"Туган тел - татлы тел!"
"Туган тел - татлы тел!" исемле дәрес һәм күргәзмә оештырдык. Дәрес 3 һәм 4 нче сыйныф укучылары белән берлектә узды. Дәрес вакытында укучылар белән табышмаклар, әйтем һәм мәкальләрнең ахырларын, җавапларын табу ярышы оештырдык, кроссворд чиштек, туган тел турында шигырьләр сойләнде, "Туган тел" җыры белән дәресне тәмамладык.