12 нче июнь көнне Салагыш авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме узды.
12 нче июнь көнне Салагыш авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмдә торледән-торле кызыклы һәм матур ярышлар, бәйгеләр, уеннар оештырылды. Җыр, бию, нәфис сүзләр, шигырьләр, теләкләр, котлаулар белән бәйрәм тагыда күңелләрне җилкендереп торды. Сабантуй бәйрәмен оештыруга үзләреннән буләкләр, күчтәнәчләр, акчалата да ярдәм иткән авылдашларга, дусларга, кунакларга, спонсорларга зур рәхмәт белдерәбез. Бәйрәмдә авылдашлар, кайткан кунаклар, дуслар, туганнар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Районыбыз башлыгы Валеев Азат Ростэм улы да Салагыш авылы җирлеге халкын бәйрәм белән котлап бик матур теләкләр юллады. Бәйрәмдә үзләреннән зур хезмәт һәм коч күрсәткән Салагыш, Уразай, Ямурза мәдәният хезмәткәрләренә һәм җирлегебез үзешчәннәренә, Салагыш авыл җирлеге хезмәткәрләренә дә зур рәхмәтләр юллыйбыз. Аеруча зур рәхмәт сузләрен шушындый матур, милли бәйрәмебез Сабантуйны уздыруда һәм оештыруда күп коч һәм хезмәт күрсәткән Салагыш авыл җирлеге рәисе Мохәммәдиев Мансур Мәсгуть улына белдерәбез. Сабантуй бәйрәме бик матур һәм горләп узды. Ямурза авылы егете Самат Хикматуллин батыр калды. Мәйдан җыр, бию, уен-көлке, шаяру, бала-чагалар тавышыннан янгырап торды. Бәйрәмнәр мобарәк һәм түгәрәк булсын ! Сәламәт һәм бәхетле булыйк!