Габдулла абый Галиевның иҗаты
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйззатуллина Венера апа белән берлектә 5 нче сыйныф укучыларына якташыбыз, аксакал язучы Габдулла абый Галиевның иҗаты, аның тормыш юлы белән танышу уңаеннан дәрес уздырылды. Дәрестә укучылар язучының берсеннән - берсе бай,матур эчтәлекле "ҮКЕНЕЧ","МИНЕМ БАБАЙ УМАРТАЧЫ","ХӘЗРӘТ МАЛАЙЛАРЫ","ЙӨРӘК ЯРАСЫ","КЫРЫК ДҮРТНЕҢ БУРАНЛЫ КЫШЫ"исемле әсәрләре белән таныштылар һәм өйләренә укырга да алдылар.