Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Муса Җәлилнең туган көне

15 нче февраль Муса Җәлилнең туган көне. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул - ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәгән кәрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Бүген 15 нче февраль көнне Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан Салагыш авыл һәм мәктәп китапханәләре, музей, балалар бакчасы, башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары белән берлектә дәресләр, бәйрәмнәр, күргәзмәләр оештырылды. Бу зур бәйрәм уңаеннан мәктәп гөрләп торды: шагыйрьнең шигырьләре яттан сөйләнде, аның тормышы, иҗаты, көрәше турында бик күп мәгьлуматлар тупланды. Ул улемсез шагыйрь! Дан аңа! Дан!