Салагыш тарихы зур һәм тирән!
Салагыш авыл мәктәбенең15 нче гыйнварда туган көне уңаеннан сәяхәт-дәресне укучылар белән Салагыш авыл китапханәсендә дәвам иттек. 400 елдан артык тарихы булган, исеме 7 җырга салынып җырланган Салагыш авыл тарихы, шул җирлектә туып, 100 елдан артык тарихы булган Салагыш авыл мәктәбендә белем алып иҗат иткән һәм итүче шәхесләр, авылдашлар турында бик күп мәгьлуматлар тупладык. Аларның тормышлары, иҗатлары, шөгыльлләре турында сөйләштек.Мәрхум һәм мәрхумә мөгаллимәләребез, мөгаллимнәребез, авылдашларыбыз якты истәлегенә 1 минут тынлык оештырдык. Салагыш тарихы зур һәм тирән! Мәктәп даны бөек! Аны исбатлардай якты шәхесләребез бар һәм күп. Атказанган мәдәният хезмәткәре, Салагыш авыл музеен яктыртучы, татар теле һәм әдәбият мөгаллиме Мидхәт абый Исламов Салагыш данын авылыбыз үзешчәннәре белән Болгария илендә булып, 1 нче урынны яулап кайтып, даны еракларга киткән Салагыш һәркемнең күңел түрендә! Ул беркайчан һәм һичшиксез онытылмас!