"Карга боткасы"
Татар халкының иң популяр язгы бәйрәме, әлбәттә, "Карга боткасы" йола бәйрәме. Элек-электән үк әбиләр язны каргалар алып килә дип уйлый торган булганнар. Һәм шуның өчен һәр язда каргалар килер алдыннан "Карга боткасы" бәйрәмен үткәргәннәр. Алар уйлавынча, каргалар килеп, яз да киләчәк һәм ул бик җылы булачак дигән фикер яяшәгән. Бу йола бәйрәмне Көчек авылында ел саен бик күңелле итеп үткәрәләр. Бу елны да бәйрәм читтә калмады. Авыл халкы тәмле ботка белән сыйланды.