«Хәят» түгәрәге
Татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче гамәли сәнгатебезнең үзәнчәлекле сәнгать әсәре булып калфак тора. XVIII-XIX гасырлар белән чагыштырганда калфакларның күләме, формасы, бизәлеше һәрвакыт үзгәреп тора. Элек йомшак трикотаж яки бәйләнгән чигүле калфаклар популяр булган.Аларны зур, башка сыя торган итеп теккәннәр.XIX гасыр урталарында кечерәк, "капчыклы" хәтфә калфаклар барлыкка килгән.Еш кына андый калфакларны яулык яки ефәк шәл астыннан киеп йөри торган булганнар.Әкренләп зур калфак кечерәя, декоратив каптырмага әверелә барган.XIX гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр калфакларның бизәлешенә, ука белән беррәттән ак, сирәк кенә төсле энҗе, сәйлән бөртекләре кулланып чигү керә бара.
Әле берничә ел элек кенә калфакларны сәхнәдэ күреп кенә соклана идек,ә хәзер хатын-кызларыбыз шул кечкенә калфакларны төрле чараларда катнашканда,хәтта көндәлек тормышта да яратып кия башладылар.