1 октябрь өлкәннәр көне уңаеннан авылның иң өлкән кешесе Н. Шайдуллинаны котларга бардык.
95 яшьлек Нәҗибә әби бүгенге көндә кызы белән кияве тәрбиясендә яши.Балачагында ятимлекне,угилекне кичергән,сугыш еллары авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән әби бүгенге көнгә кадәр күңелен төшермичә тыныч тормышта сөенеп,шөкер итеп яши.Күп вакытын дини китаплар,газета-журналлар укып үткәрә,күңеле аеруча күтәрелгән вакытларда халык җырларын,күңелле такмаклар да җырлап җибәрә.Китапханәче аралашучан,ачык куңелле Нәҗибә әбине китапханәгә кайткан яңа журналлар белән таныштырды,бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.