Крындинская сельская библиотека - филиал № 17

"Игелек кыл"

Кырынды авылы китапханәсендә китапханәче Фәридә Артемьева җитәкчелегендә эшләүче “Игелек кыл” волонтерлар төркеме – районда махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә даими ярдәм күрсәтүче төркемнәрнең берсе. “Көмеш волонтерлар” үсеп килүче буын белән берлектә маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре һәм үлән чәйләре ясыйлар, мунчала бәйлиләр, башка игелекле эшләр башкаралар.

 Кырынды авыл җирлегендә халык җыены узган көнне мәдәният йортына килүчеләр аларның үз куллары белән башкарган хезмәтләренең шаһитлары булдылар: бу көнне биредә күргәзмә оештырылган иде.
 Авылдашлары Гөлчәчәк Сәлимова һәм Рәис Муллахмәтов тырышлыгы белән тасма кисү җайланмасы барлыкка килгәннән соң маскировка челтәрләре үрү эшен тагын да җитезрәк башкарабыз, диләр. Җыенга килүче халыкка да яңа җайланмада эшләп күрсәттеләр алар. Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев аларның эшенә югары бәя биреп, җиңүне якынайтуга өлеш кертүләре өчен олы рәхмәтен җиткерде.