"Бер тарихта - мең тарих"
21нче сентябрь көнне Әгерҗе районының Шаршады авыл җирлегендә Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе районы бүлеге каршында эшләп килүче төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең күчмә утырышы узды. Утырышта Әгерҗе районы авыллары тарихларын язучылар, мәдәният, музей хезмәткәрләре, имам - хатыйплар, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова, Мәскәү шәһәренең "Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы" җитәкчесе, иганәче Рөстәм Ямалиев, Удмуртиянең "Мирас" Дагестан халыклары оешмасы җитәкчесе Мөхәмәт Мутаилов, Ижау шәһәреннән укытучы, тарихчы Гөлфидә Мәрданова, "Яңарыш" газетасыннан Рәфилә Рәсүлева катнашты.
Утырыш Шаршады авыл тарихы музеенда башланып китте. Башлангыч мәктәп укучылары авылның тарихы, музейдагы экспонатлар белән таныштырдылар. Утырышның икенче өлеше авыл мәдәният йортында түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Чараны оештыручы - Шаршады авыл музее җитәкчесе Зөлфия Нәфыйкова чыгышында авыл тарихы белән таныштырды, киләчәктә авыл тарихы турында китап басылып чыгачагын хәбәр итте.