«Мөнәҗәтләр һәм бәетләр – рухи мирасыбыз»
«Мөнәҗәтләр һәм бәетләр – рухи мирасыбыз» исемле кичә уздырылды безнең китапханәдә.
Мөнәҗәтләр көй белән башкарылалар. Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша.
Бәет - татар халкының үзе шикелле бик борынгы заманнарда ук туган, үскән, яшәүдән туктамаган милли жанр ул. Шәхси фаҗигаләр турындагы бәетләрдә яшәү һәм үлем фәлсәфәсе бәян ителә. Бәетләр әдәбиятыбызның алтын фондына да кертелгән. Туган җир, туган туфрак, туган төбәк...Ул һәркем йөрәгендә аерым урын алып яши. Туган якның бай һәм гыйбрәтле мирасын, буыннардан күчеп килгән халык авыз иҗаты әсәрләренең берсе булган – бәетләрен туплау эшен без кирәкле эш диеп санадык. Үзең белгән, күршең яки танышыңның фаҗигасе һәрчак күңел түрендәге кылларны тетрәндерә. Шуңа күрә җирлектә туган бәетләр кеше күңеленә ныграк та тәэсир итәләр. Беренчедән, шушы җирлектәге вакыйга бирелә, икенчедән, таныш шәхесләр сурәтләнә.