"Без китәбез, сез каласыз"
Әгерҗе районы әдәби марафончылары белән Яр Чаллы Татар драма театрына барып, "Без китәбез, сез каласыз" дип исемләнгән ике пәрдәле драмасын карап кайттык. Авторы - Туфан Миңнуллин.
Вакыйга 1909 елда җәй көне Сембер губернасындагы миллионер Акчуриннар фабрикаларының берсе урнашкан авылда бара. Кайбер истәлекләрдә, Тукай анда 1908 елда барган, диелә.
Тукай һәм фабрикантлар…һич янәшә куеп булмаслык факт. Акча, байлыкка аз гына да исе китмәгән, җае чыккан саен туклардан әче итеп көлгән кайнар йөрәкле Тукай һәм берничә дистә ел эчендә гади сәүдәгәрдән атаклы капиталистка әйләнгән нык куллы, салкын акыллы, булдыклы Акчуриннар. Ни сөйләштеләр икән алар? Ул хакта ни Тукай, ни Акчуриннар язып калдырмаган...