"Әдәби Сабантуй" Арчада
Беренче Әдәби Сабан туе Арчада үтте. Август аенда узса да ул, хәтердә һаман саклана әле ул...
Беренче тапкыр үткәрелүенә карамастан, кеше бик күп килгән иде Әдәби Сабантуйга. Бер мәлдә ул гадәти Сабантуйны да хәтерләтеп алды. Шулай булмый ни… Арчаның Үзәк стадионы күренми дә башлаган иде инде. Кеше шуның хәтле күп килде, тамашачылар арасыннан катнашучыларны табуы да кыен иде хәтта.
Бәйрәмне иҗади коллективлар чыгышы белән башлап җибәрделәр. Егетләр һәм кызлар, быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, республикада яшәүче милләтләрнең җыр һәм биюләрен башкарды. Аннан соң сәхнәдә Әдәби Сабантуйның рәсми төстә ачылышы булды. Беренче сүзне Арча районы башлыгы Илшат Нуриевка бирделәр. Ул Әдәби Сабантуй һәм Әдәби марафонның телебезне саклауда әһәмиятен билгеләп үтте.
Чара ачылышына килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев та Әдәби Сабан туеның чын Сабантуйга охшаганын әйтте.
Чыннан да, саннар куандыра. Быел Әдәби марафонда барлыгы 3 меңнән артык кеше катнашкан, 2 703 марафончы проектның финалына узган. Барлыгы тугыз йөздән артык проза әсәре, дүрт меңнән артык шигырь укылган. Соңгы ике елда Вконтакте социаль челтәрендә #әдәбимарафон хештегы белән 160 меңнән артык пост урнаштырылган.
Кунаклар чыгышыннан соң тантаналы рәвештә Әдәби марафон гимны астында Әдәби Сабан туеның байрагын күтәрделәр. Аннары «Әдәби марафон» һәм «Авылым гүзәллеге» бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы башкалабыздан килгән җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Шигърият сөючеләрне тәбрикләргә Резидә Шәрәфиева, Римма Никитина, Лилия Муллагалиева һәм башкалар килгән иде.
Акрынлап Әдәби Сабан туеның төп бәйгесе — Әдәби көрәш башланып китте. Әдәби марафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин Әдәби көрәштә катнашучыларны язучылардан торган жюри бәяләячәген әйтте һәм кагыйдәләр белән таныштырды.
«Гадәти Сабантуйның төп ярышы көрәш булса, бездә — әдәби көрәш. Уен тәртибенә килгәндә, сәхнәгә икешәр катнашучы чыга, алар яттан өч-дүрт куплетлы шигырь сөйләргә тиеш була. Әгәр аларның икесе дә яхшы сөйләсә, көндәшләр бер-берсенә әзерләп килгән шигырьне сәнгатьле итеп укырга тәкъдим итә. Чөнки әдәбият, сәнгать, шигърият сөюче генә әсәрне беренче күрүдә матур, сәнгатьле итеп укый ала. Абсолют батырны билгеләүдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашачак», — диде ул.
Катнашучылар берничә тур дәвамында сәхнәгә менеп, әзерләнеп, ятлап килгән шигырьләрен сөйли башлады. Ике кеше дә җиңүче булса, Раил Гатауллин әйткәнчә, аларга бер-берсе әзерләп куйган шигырьне сәнгатьле итеп укырга тәкъдим иттеләр.
Әдәби Сабан туйга катнашучылар гына түгел, ә татар әдәбияты, шигърияте, гомумән, татар мәдәниятенә зур өлеш керткән шәхесләр дә килгән иде. Алар белән без дә аралаштык.
Журналист Искәндәр Сираҗи бүгенге көн татар шигъриятенең дөнья шигъриятеннән ким булмавын, ә менә прозаны бераз үстерергә кирәклеген әйтте...
Тулырак: https://intertat.tatar/news/culture/29-08-2021/d-bi-saban-tue-i-r-chen-d-kyyulyk-kir-k-yaki-proza-nig-avyldan-kit-almyy-5835435