Крындинская сельская библиотека - филиал № 17

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне

Кырынды авыл китапханәсе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай - иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле , мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез.
"Туган тел" шигырен Нурислам Абдуллин укыды. Коллаж эшләнде.