"ӘДӘБИ МАРАФОН"
1 апрель көнне XI Дөньякүләм "ӘДӘБИ МАРАФОН"га кушылдык. Минем кулымда - Мөхәммәт Мәһдиевның "Сызып ак нур белән" китабы.Проектның максатлары: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.