Крындинская сельская библиотека - филиал № 17

"ӘДӘБИ МАРАФОН"

1 апрель көнне XI Дөньякүләм "ӘДӘБИ МАРАФОН"га кушылдым. Кулымда - Мәһәммәт Мәһдиевның "Сызып ак нур белән..." исемле китабы.
Проектның максатлары: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китап һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.