"Бабаларымның мирасы син, газиз туган җирем!"
Кырынды авыл китапханәсендә "Бабаларымның мирасы син, газиз туган җирем!" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Өлкән яшьтәге һәм физик мөмкинчелекләре чикләнгән китап укучылар Әнвәр Закиров, Габдулла Галиев, Майфруз Шәрәфиева, Фәүзә Әхмәтова, Миңлегөл Гәрәева, Рәзилә Бикташеваларның шигырьләрен тыңладылар, баянга кушылып җырладылар.