Кичкетаң авылында Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп узды
Кичкетаң авылында Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп узды. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата. Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләргә, бер-беребезгә ягымлы булырга, ике кулыгызны биреп күрешергә кирәк.
Чара барышында төрле конкурслар, уеннар үткәрелде. Бәйрәмгә Язсылу һәм Кышбикә килде. Кышка китәргә вакыт җитсә дә, ул үз урынын язга бирәсе килмәде. Шуңа күрә, Кышбикә һәм бәйрәмнең төп сәбәпчесе булган Язсылу командалары көч сынашты. Алар йомырка салынган кашык белән, капчык киеп һәм чаңгы тартып йөгерделәр. Икенче команда җитезрәк булып чыкты. Кышбикәнең Язсылуга юл бирми чарасы калмады. Барысы - олысы һәм кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Ахырдан кунаклар бергәләп карга боткасы, коймак һәм чәй белән сыйландылар. Ә ул көнне ботка аеруча да тәмле була.