"Тукайны бергәләп укыйбыз"
Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган "Тукайны бергәләп укыйбыз" проектын дәвам итеп, Кичкетаң авыл китапханәсендә Г.Тукай истәлегенә багышланган «Тукайның моңлы теле» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар белән шагыйрьнең авыр балачагын искә төшердек, аның иҗаты белән таныштык, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарада катнашучылар белән шагыйрьнең "Кышкы кич" шигырен укыдык, шигырь буенча төшерелгән татар телендә мультфильм карадык.