Махсус хәрби операция кешеләрне берләштерде
Махсус хәрби операция кешеләрне берләштерде. Һәммәсенең теләге бер генә: солдатларыбыз исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын.
Ә әлегә һәркем кулыннан килгәнчә хәрбиләргә ярдәм итәргә тырыша.
Һәр атнаны маскировка сеткалары үрергә килгән авылдашларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
"Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим. Шул сәбәпле, бу эштән читтә калып булмый. Иң мөһиме – яугир якташларыбыз исән-сау туган якларына тизрәк әйләнеп кайтсын", – ди изге күңелле авылдашларыбыз.
Кылган изге гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Рәхмәт илебезнең Җиңүе өчен үз өлешегезне керткәнегез өчен!