Туган җиребезнең данлы символы!
7 февраль – Татарстан Республикасының Гербы көне. Безнең бай тарихи мирасны һәм милли горурлыгыбызны чагылдыручы бу символ туган җиребез өчен әһәмиятле. Ул безнең рухи һәм мәдәни тамырларыбыз белән бәйле, халыкның үзенчәлекле традицияләре һәм бай культурасын күрсәтә.
Гербны төзегәндә, балаларда Татарстанга, аның табигатенә, тарихына һәм гореф-гадәтләренә горурлык хисе уянды. Бу проект аларга үзләренең ижади сәләтләрен ачарга һәм коллективта эшләргә өйрәнергә мөмкинлек бирде.