Кичкетанская сельская библиотека - филиал № 16

Күргәзмә «Минем җаным – китапларымда»

1895 елның 15 сентябрендә, әбиләр чуагының иң матур вакытында Татарстанның җырлы-моңлы Әгерҗе төбәгендәге шаулы урманлы, серле елгалы Барҗы Омга авылында бер бала дөньяга килә. Бу балага яратып, зур өметләр багълап Таҗи дип исем бирәләр. Таҗи исеме – таҗлы, Гыйззәт – кадер-хөрмәт, көч, кодрәт, дәрәҗәне белдерә. Әтисе үлеп китеп, гаиләдә ир затыннан иң өлкәне булып калган Таҗи укуын ташлап хезмәткә яллана. Башта якын-тирә авыл һәм шәһәрчекләрдә очраклы эшләрдә эшләп йөри, аннары Иҗау шәһәрендәге корал заводына урнашып, алты ел шунда эшли.
1917 елның җәендә егерме ике яшьлек Таҗины Иҗау шәһәрендә оешкан һәвәскәр татар театр труппасына суфлер итеп чакыралар. Тора-бара аңа спектакльләрдә рольләр дә тапшыра башлыйлар. Театр сәнгате, артистлык һөнәре эшче егетнең күңеленә хуш килә. Мәҗбүри гаскәр хезмәттә чагында ул инде үзе драма түгәрәге оештырып, солдатларга спектакльләр күрсәтеп йөри. Ниһаять, аны Самара шәһәрендәге Хәрби округ хозурында ачылган татар драма студиясенә укырга җибәрәләр. Студиядә уку Т.Гыйззәткә актерлык һөнәрен камилләштерүдә генә түгел, гомуми белем дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә. Ул рус, Европа театр сәнгате тарихы һәм әдәбияты белән якыннан таныша.
Таҗи Гыйззәт чирек гасыр театр сәхнәләрендә актер булып уйнау дәверендә рус һәм дөнья әдәбияты классикасы, татар драматурглары, шул җөмләдән үзенең дә сәхнә әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә катнашып, истә калырдай дистәләрчә үзенчәлекле сәхнә образлары иҗат итә.
Шулай да иҗади шәхес буларак, татар театр сәнгате тарихында Т.Гыйззәт иң беренче нәүбәттә үзенең сәхнә әсәрләре белән данлыклы.
Үз гомерендә Т.Гыйззәт 37 сәхнә әсәре язган, рус теленнән дистәгә якын пьеса тәрҗемә иткән, аның иҗат мирасында шулай ук татар театры тарихына, аерым сәхнә эшлеклеләренә багышланган тән-кыйть мәкаләләре, истәлек язмалары да бар. Драматург кабызган чаткылар бүген дә яна.