Книжно – иллюстрированная выставка, посвященная 100 летию со дня рождения Рифката Хайрулловича Гайнуллина – кавалера ордена Славы трёх степеней (11 января 1924-2009) “Дан батырларга! Дан!”
11.01.24 - Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллинның тууына 100 ел.
1924 нче елда Әгерҗе районы Барҗы авылында дөньяга килә. 1943 нче елның январь аенда фронтка китә.
Разведка буенча штаб командиры өлкән лейтенант Данилов яңа килгән солдатларны барлап чыккан соң, араларыннан разведчик булырга яраклысын сайлап ала. Алар арасында Рифкать Гайнуллин да була.
Курск сугышы башлануга өч ай кала, Гайнуллин Рифкатьне махсус разведгруппа штабының 60 нчы армия составына кертәләр.
Курку белмәс разведчик күп кенә сугышларда катнашып, күкрәк тулы орденнар, медальләр алып туган җиренә әйләнеп кайта.