"Мой родной язык"
«21 февраль - Халыкара Туган тел көне!».
Туган телем син – йөрәк җылысы,
Туган телем син – күңел тойгысы,
Туган телем син – тарих баскычы,
Туган телем син – белем ачкычы.
Йөри безнең бакчага
Бик күп төрле балалар.
Төрле-төрле телләрдә
Сөйләшә белә алар.
Төрле костюмнар киеп
Йөрибез җырлап-биеп.
Атадык без бу бәйрәмне
Дуслык бәйрәме диеп.