Кичкетанская сельская библиотека - филиал № 16

"Балалар әдәбиятенең дәү әнисе"

26 гыйнвар - Балалар язучысы Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел була.

Әминә Бикчәнтәева 1913 елның 26 гыйнварында Казанда эшче гаиләсендә дөньяга килә. Язучы 1938 елда иҗат итә башлый. Аның "Буләк" исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1940 елда дөнья күрә. Үзе исән чагында аның 19 проза һәм шигырь китаплары басыла . Алар арасында "Шинель", "Бакча гөлләре", "Дәү әнием", "Дачада", "Беренче чәчәкләр", "Яз бүләкләре", "Йөрим күл буйларында, "Фәридәкәй", "Бүген һәм иртәгә" кебек шигырьләр китаплары. Әминә Бикчәнтәева "Ана йөрәге (1959) һәм "Мин аңлыйм сине" (1966) повестьларын яза.

Шул уңайдан китапханәдә " Балалар әдәбиятенең дәү әнисе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.