"Гомернең алтын чагы"-кичә
06.10.22
Өлкәннәр көне уңаеннан авылыбызда "Гомернең алтын чагы" исемле бәйрәм кичәсе узды.Авыл җирлеге башлыгы Нуриев Зөлфәт Рәвил улы да үзенең иң изге теләкләрен җиткерде өлкәннәребезгә. Кичә матур котлау сүзләре, шигъри күчтәнәчләр, җыр - биюләр белән үрелеп барды.
Эшләү дәверендә булган кызыклы хәлләрне искә алдылар, хәзерге эшләү шартлары белән элеккеләрен чагыштырдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. . Алдагы көннәрдә сәламәт булып,китапханәдә узган чараларда катнашып, яңа кайткан китапларны укып, матур, тыныч тормышта озак итеп очрашып яшәргә дигән теләктә калдым.